Реклама
ҖӘМГЫЯТЬ
Азнакайда урак алдынгыларына сертификатлар тапшырыла
Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итә. Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә бирелә. Быелгы урак чорында 109 мең 500сумга 148 данә (...
Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итә.
Мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ә бәлки кырдан ындыр табагына һәм иген кабул итү пунктларына ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, урак чорында зур ярдәм күрсәткән ветераннар, мәктәп укучылары, шәһәрлеләргә дә бирелә.
Быелгы урак чорында 109 мең 500сумга 148 данә ( мәгълүматлар 5 августка) әнә шундый сертификатлар тапшырылды инде. Шул исәптән, ашлык суктыручы комбайнчыларга - 51; комбайнчы ярдәмчеләренә - 31; уручы комбайнчыларга - 6; машина йөртүчеләргә - 19; амбарда эшләүче пенсионерларга - 6; укучыларга - 26; машинистларга - 8; аш пешерүчегә - 1.
Сертификатлар 1 меңлек һәм 500 лекләр. Район җитәкчеләре аны басуларга үзләре үк килеп, олы рәхмәт сүзләре белән тапшыралар. Бу көннәрдә агитбригадалар да басудан кайтып керми. Алар игенчеләребезне аз гына ял вакытларында концерт номерлары белән куандыралар.
Игенчеләребезгә мәдхия укыла. Кайчагында кеше күңеленә бер җылы сүз дә җитә. Мондый кызыксындыру чаралары игенчегә тагын да тырышыбрак эшләргә этәргеч бирә.
Нәсимә Фазлыева
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев