Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчыган төп проблемалар күтәрелде

Чит җирләр, шәһәрләргә чыгып керәсең дә, үзебезнең Азнакаебызның төзеклеге, чисталыгына, яшеллегенә кабат сокланасың. Кая карама чәчәк түтәлләре, агач-куаклар тирә-юньгә яшеллек һәм сафлык өстәп утыра. Иртә белән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең шәһәр урамнары, ишек алларындагы чүп-чарны берәмтекләп җыеп йөргәнен күрәсең. Нинди авыр, әмма шул ук вакытта аз түләнүче хезмәт. Бу көннәрдә төрле...

Чит җирләр, шәһәрләргә чыгып керәсең дә, үзебезнең Азнакаебызның төзеклеге, чисталыгына, яшеллегенә кабат сокланасың. Кая карама чәчәк түтәлләре, агач-куаклар тирә-юньгә яшеллек һәм сафлык өстәп утыра. Иртә белән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең шәһәр урамнары, ишек алларындагы чүп-чарны берәмтекләп җыеп йөргәнен күрәсең. Нинди авыр, әмма шул ук вакытта аз түләнүче хезмәт.

Бу көннәрдә төрле оешма, предприятиеләрдә яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча хезмәт коллективлары җыелышлары бара. Шундый җыелыш торак-коммуналь хезмәткәрләре коллективында да булды һәм анда хезмәт хакларының аз булуы - хезмәткәрләрне борчыган төп проблемаларның берсе булып күтәрелде. Бер проблема икенчесен тудыра. Халыкның коммуналь хезмәтләр өчен бурычларының 64 млн сумга җитүе - әлеге тармакта бу көндә иң җитди проблемаларның берсе. Ә бу үз чиратында хезмәткәрләрнең хезмәт хакында да, халыкка күрсәтелүче хезмәтләрнең сыйфатында да турыдан-туры чагылыш таба.

ОДН да һәркемнең үзәгенә үткән борчулы күренешләрнең берсе. Азнакай муниципаль районын төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты директоры Руслан Мөхтәсимовның яртыеллык эш нәтиҗәләре буенча ясаган җентекле чыгышыннан күренгәнчә, соңгы елларда халык торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләренең сыйфатыннан бик зарланмый. Халыкны иң борчыганы - ул коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең югары булуы һәм ОДНнан канәгатьсезлек. Соңгы ике елда квартал юлларыннан зарланучылар да юк, чөнки кайсы гына ишегалдына килеп кермә, тип-тигез юллар каршы ала. Туфли үкчәләрен сындырган, әледән-әле сабыйлар абынып егылган чокыр-чакырлы юллар төшкә генә керә хәзер.

Азнакай муниципаль районында бүгенге көндә 354 күп фатирлы йорт исәпләнә, аларга 5 ТСЖ хезмәт күрсәтә. Ә торак йорт - ул көн саен ремонт, тәрбия таләп итүче катлаулы механизм кебек. Быел Азнакай районында Федераль законны тормышка ашыру кысаларында капиталь ремонт программасына 35 йорт кертелгән. Бүгенге көндә аларның барысында да эш алып барыла. "Азнакай ПМК", "Азимутстрой", "Гарант" ҖЧҖ, "Актүбә Жилкомсервис", "Универсал-строй" кебек подрядчы оешмалар үз эшләрен сыйфатлы башкарып, капитал ремонт эшләрен вакытыннан алда тапшырганнар. Шулай ук 23 күпфатирлы йортта агымдагы ремонт эшләре башкарылган, 28 бинада түбә ябылган. Торак фондын җылыту сезонына хәзерләү буенча зур эш башкарыла (бу хакта газетабызның 11 июль санында язган идек). Балалар уен мәйданчыклары, кварталлар төзекләндерелә.

Җыелышта шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкуров катнашты. Ул үз чыгышында төзелеш, халыкка тудырылган уңайлыклар буенча якын-тирә шәһәрләр арасында Азнакайның югары рейтингта баруын билгеләп үтте һәм бу өлкәдә эшләүче хезмәткәрләргә олы рәхмәтен белдерде.

Яшәгән йортларыбызның җылы һәм якты булуы, һәрдаим суы, газы килеп торуы һәм башка уңай шартлар - ул коммуналчыларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе. Аларның эшенә ихтирам белән карап, булган проблемаларны уртага салып чишеп, үз милкебезгә сак караш булганда яшәгән җиребез, матур, уңайлы булыр.

Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда тораккоммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләрен борчыган төп проблемалар күтәрелде