Азнакайда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар
Бүген азнакайлылар әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге "Кара лалә" һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды. Митингны алып баручылар аны күңел төпкелләрен тибрәткән шигъри юллар, сугыш афәтенең аянычлы нәтиҗәләре хакында мәгълүматлар белән башлап җибәрде. Бу сугышта районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары...
Бүген азнакайлылар әфган сугышы һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган шәһәребез үзәгендәге "Кара лалә" һәйкәле янына тантаналы митингка җыелды.
Митингны алып баручылар аны күңел төпкелләрен тибрәткән шигъри юллар, сугыш афәтенең аянычлы нәтиҗәләре хакында мәгълүматлар белән башлап җибәрде. Бу сугышта районыбыздан 254 ир-егет катнашты, аларның 52се хөкүмәтнең югары бүләкләренә-орден-медальләргә лаек булды. Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар саны да 300дән артып китә.
Тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район хәрби комиссары Рәдиф Камалеев, район ветераннар советы вәкиле Нурулла Гобәйдуллин, әфган сугышы ветераннары оешмасы рәисе Миргазиян Динмөхәммәтов, һәлак булган егетләребезнең әниләре исеменнән теләкләрен җиткергән Илгизә Сөләйманова чыгышларында әфган сугышы китергән корбаннар, аянычлы язмышлар, дөньяда иминлек, тыныч тормыш өчен көрәшкән ир-егетләребезнең батырлыгы күзалланды. Хәрби бурычларын үтәп батырларча һәлак булган райондашларыбызның әти-әниләренә изге теләкләр ирештерелде. Егетләребезнең якты истәлеге бер минутлык тынлык белән янә хәтерләрдә яңарды. Һәйкәлгә салынган чәчәк бәйләмнәрендә лачыннарыбызга мәңгелек мәдхия, сагыну-сагыш чагыла иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев