Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда парапланда очу буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте

Узган атнада Чатыр тауда парапланда очу буенча ТР Чемпионаты кысаларында Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Казан, Можга, Октябрьский, Туймазы һәм Уфа шәһәрләреннән барлыгы 25 спортчы көч сынашты. Нәтиҗә ясаганда әзерлек дәрәҗәсе һәм җиргә төгәл төшү исәпкә алынды. Чемпионатта Азнакай данын Данис Мусин, Рөстам...

Узган атнада Чатыр тауда парапланда очу буенча ТР Чемпионаты кысаларында Идел буе федераль округы чемпионаты үтте. Ярышларда Азнакай, Әлмәт, Баулы, Алабуга, Лениногорск, Казан, Можга, Октябрьский, Туймазы һәм Уфа шәһәрләреннән барлыгы 25 спортчы көч сынашты. Нәтиҗә ясаганда әзерлек дәрәҗәсе һәм җиргә төгәл төшү исәпкә алынды.

Чемпионатта Азнакай данын Данис Мусин, Рөстам Вәлиев, Аделия Мусина, Ильяс Фәттахов, Әдилә Батыршинова һәм Дамир Гамбәров яклады.

Өлкән спортчылар арасында Александр Соловьев (Можга), Сергей Кузьмин (Октябрьский) һәм Данис Мусин җиңү яулады. Яшүсмерләр арасында исә беренчелек азнакайлы Ильяс Фәттаховта! Ул июль аенда узачак Европа чемпионатында район данын яклаячак.

Зөлфия Хәмитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда парапланда очу буенча Идел буе федераль округы чемпионаты үтте