ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай ЗАГС бүлегендә ике йөзенче баланы теркәделәр

Тимур һәм Софья Фәйзуллиннар гаиләсендә икенче бала булып 14 апрель көнне Нурия туды. Азнакай ЗАГС бүлегендә аны 200 нче бала итеп тантаналы төстә теркәп куйдылар. Ата-анасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев туу турында таныклык, район башлыгы исеменнән тәбрикләү хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Фәйзуллиннар гаиләсен эш...

Тимур һәм Софья Фәйзуллиннар гаиләсендә икенче бала булып 14 апрель көнне Нурия туды. Азнакай ЗАГС бүлегендә аны 200 нче бала итеп тантаналы төстә теркәп куйдылар. Ата-анасына район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев туу турында таныклык, район башлыгы исеменнән тәбрикләү хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук Фәйзуллиннар гаиләсен эш урыннарыннан килгән җитәкчеләр һәм туганнары да котладылар.


Азнакай ЗАГС бүлегендә ике йөзенче баланы теркәделәр

Нет комментариев