Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча (бер ояга 45 кг сыйфатлы бал) республикада беренче, корт оялары саны буенча икенче урында бара
"Чәй эчәрсез бал белән", - диләр Азнакай умартачылары Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсендә умартачыларның укулары узды. Алар әнә шулай үзара киңәшеп, уңай тәҗрибә уртаклашып эшлиләр. Биредә алар җитәкчеләргә үз гозерләрен дә җиткерделәр: чәчүлекләрне агулы химикатлар белән эшкәрткәндә саклык чаралары күрү, бал кортлары өчен файдалы культураларны күпләп чәчү һәм башка мәсьәләләрне...
"Чәй эчәрсез бал белән", - диләр Азнакай умартачылары
Бу көннәрдә авыл хуҗалыгы идарәсендә умартачыларның укулары узды. Алар әнә шулай үзара киңәшеп, уңай тәҗрибә уртаклашып эшлиләр. Биредә алар җитәкчеләргә үз гозерләрен дә җиткерделәр: чәчүлекләрне агулы химикатлар белән эшкәрткәндә саклык чаралары күрү, бал кортлары өчен файдалы культураларны күпләп чәчү һәм башка мәсьәләләрне күтәреп чыктылар. Район җитәкчелеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре умартачыларның гозерләрен үтәми, ярдәм кулы сузмый калмый. Менә быел да алар "баллы" карабодай, рапс, эспарцет, көнбагыш культураларын күпләп утыртырга, ә ашлама белән эшкәртүне бал кортлары очмаган вакытта (кичен) үткәрергә, бу хакта һәвәскәр умартачыларны алдан кисәтергә ышандырдылар. Әнә шулай "баллы" чәчүлекләр дә арта, файдалы балны сату өчен ярминкәләр дә оештырыла. Әле умартачылар өчен махсус кибет ачуга да хәзерлек эшләре бара. Бу көнне дә умартачы агайлар укуда булса, тормыш иптәшләре шәһәр күләмендә үткән ярминкәдә бал сатты. Азнакайлылар мең төрле авырудан дәва булган балны бик яратып алдылар.
Төрле тәбрикләү, рәхмәт сүзләре белән укулар үзенчәлекле бәйрәм төсен алды. Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алдынгы умартачыларга район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм Мактау грамоталары тапшырды. Ә 5 умартачыбыз республикакүләм бүләкләргә ия булды. Агымдагы елда умартачыларыбызга уңышлар, ә бал кортларының исән-имин кышлап чыгуын теләп калыйк!
- Әлегә корт оялары чыгарылмады. Һава шартлары яхшы булса, бу эшне апрель башларында башлап җибәрербез, - ди авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык буенча җитәкчесе Әдип Хаҗиев.
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев