Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай меценатлары белем алган мәктәпләренә ярдәм итә

Һәрберебезнең җанга якын белем учагы, сөекле укытучысы, онытылмас мәктәп еллары бар. Без бүген дә еш кына хыял канатында шул чакларга - шук чакларга очып кайтып киләбез. Ә мәктәбебез яныннан узганда балачак хәтирәләренә уралабыз. Әмма мәктәпне сагыну гына җитми, аңа кулыңнан килгәнчә ярдәм итү дә кирәк, ул бит безне олы юлга...

Һәрберебезнең җанга якын белем учагы, сөекле укытучысы, онытылмас мәктәп еллары бар. Без бүген дә еш кына хыял канатында шул чакларга - шук чакларга очып кайтып киләбез. Ә мәктәбебез яныннан узганда балачак хәтирәләренә уралабыз. Әмма мәктәпне сагыну гына җитми, аңа кулыңнан килгәнчә ярдәм итү дә кирәк, ул бит безне олы юлга чыгарган, тормыш баскычларыннан югары күтәргән. "Мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе нәкъ менә шул максатларда оештырылган да.

Мөнир Абдуллин, Азнакай 1 нче мәктәбе директоры:

- Безнең мәктәпнең гасырга якын тарихы бар. Биредән кемнәр генә тәрбияләнеп чыкмаган! Бик күбесе бүгенге көндә районыбыз сәнәгать предприятиеләрендә җаваплы урыннарда эшли. Шөкер, алар мәктәпне онытмыйлар, гел ярдәм итеп торалар. Илдар Хөснуллин, Рамил Измайлов, Айрат һәм Равил Хөснуллиннар, Марат һәм Мансур Гарифуллиннар, Радик Мортазин, Мисбах Мәсәлимов, Илдар Җиһангиров, Азат Сәеткулов, Рәфис Ханнанов кебек укучылар чыгаруыбыз белән чиксез горурланабыз. Ремонт эшләреме, техника кирәкме, юрдик киңәшкә мохтаҗбызмы - аларга барып сыенабыз. Шулай ук сыйныфташым Зиннур Шәвәлиев, үзебездә укытып киткән Рәшит Харрасов, мәктәпкә кагылышы булмаса да, олы җанлы Валерий Тимеряевның да һәрдаим ярдәмен тоябыз. Шуңа да, бик "олы яшьтә" булса да, мәктәбебез балкып тора, балаларга белем бирүен дәвам итә.

Лилия Галимова, Актүбә 2 нче урта мәктәбе:

- Бу акциягә мәктәбебезне тәмамлаучылар да, укучыларыбызның ата-аналары да кушылды. Фасадыбыз нык искергән иде, аны алыштырдылар, актлар залына линолиум җәелде, территориядәге иске агачларны кисештеләр. Шулай ук ата-аналар үзләре эшләгән предприятиеләргә, спорт сарайларына экскурсияләр оештыруда ярдәм итәләр. Мәктәптә электрик штаты юк, бу очракта да әлеге эшләргә рөхсәте булган әтиләргә дәшәбез. Шулай ук компьютерларны программалар белән тәэмин итү, вирусларны юк итү дисеңме, әти-әниләрсез булмый. Мәктәп - ул бюджет учреждениесе, ә бюджетта акча санаулы, шуңа күрә без барчасының ярдәмен бик теләп һәм рәхмәтләр укып кабул итәбез.

Илдус Латыйпов, Чубар Абдул мәктәбе директоры:

- "Мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе бик урынлы дип исәплим. Аның барышында безнең мәктәпне тәмамлап, югары урыннарда эшләүче Азат Фәтхетдинов, Фалих Мөстәкыймов, Рөстәм Хәлиуллин матди ярдәмнәрен күрсәтеп өлгерде инде. Вак-төяк ремонт эшләрендә ата-аналар, укытучылар көченә таянабыз. Бик хаҗәт төшкәндә предприятие-оешмаларга да мөрәҗәгать итәбез. Мәктәп - ул төпсез чиләк кебек, ярдәм беркайчан да, беркемнән дә артык түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай меценатлары белем алган мәктәпләренә ярдәм итә