Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай 1 нче мәктәбе республика бәйгесендә финалга чыкты

Инде хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Дәләт Советы депутатлары, яшьләр оешмалары, районнарның мәгариф учреждениеләре вәкилләреннән торган эксперт төркеме белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеген тикшерде. Зона турында җиңеп, "Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе" номинациясендә Азнакай 1 нче урта мәктәбе беренче урынны яулады. Бүген...

Инде хәбәр итүебезчә, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Дәләт Советы депутатлары, яшьләр оешмалары, районнарның мәгариф учреждениеләре вәкилләреннән торган эксперт төркеме белем бирү учреждениеләренең уку елына әзерлеген тикшерде. Зона турында җиңеп, "Иң яхшы шәһәр мәгариф учреждениесе" номинациясендә Азнакай 1 нче урта мәктәбе беренче урынны яулады. Бүген республика комиссиясе әлеге мәктәпкә килде.

2014 елда ачылган мәктәп районыбызның чын-чынлап горурлыгы булып тора. Биредә уку-укыту һәм тәрбия бирү өчен иң заманча шартлар тудырылган. Комиссия әгъзалары да моңа игътибар итми калмады. Йөзү бассейны, волейбол, мини футбол мәйданчыклары, өлкән һәм кече сыйныфлар өчен бай китапханәләре, беренче сыйныфлар өчен йокы бүлмәләре һәм башка бик күп уңайлыклары булган мәктәп "Укучыларның Россия хәрәкәте" гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар-яшүсмерләр оешмасы проектын тормышка ашыручы пилот мәйданчыгы да булып тора. Мондый мәйданчыклар республикада да санаулы гына.

Реклама

Финалда 7 зона турында җиңгән җиде мәктәп катнаша. Нәтиҗәләр 18 августта билгеле булачак. Финал турында җиңүчеләр педагогларның республика август киңәшмәсендә бүләкләнәчәк. Азнакайлыларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай 1 нче мәктәбе республика бәйгесендә финалга чыкты