Ул көнне чара буласы зал шыгрым тулы иде. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, авыл җирлеге башлыгы Айдар Арсланов, Мөслим районыннан волонтер, язучы Рузил Минһаҗев, хәрби ветераннар, каһарманның якыннары, авылдашлары, дуслары һәм башкалар җыелды. Залларның тулы булуы ук геройга булган ихтирам һәм хөрмәт турында сөйли иде. Илнар Ирек улының якыннары һәм җитәкчеләр, волонтерлар батыр турында иң якты истәлекләрен уртаклаштылар, аны тәрбияләп үстергән әти-әнисенә олы Рәхмәт сүзләре җиткерелде. Ярыш киеренке шартларда узды, һәрбер команда зур хәзерлек белән килгән иде. Әмма һәрбер ярышның үз җиңүчесе була. Киеренке ярышта Әлкәй авылы командасы – беренче, Мәлбагыш – икенче, Урсай командасы өченче урынны яулады.
Шул ук көнне батыр Илнар Низамов истәлегенә музей ачу тантанасы да булды.
Биредә геройның шәхси әйберләре, истәлекле фотосурәтләр урын алган. Батырлар даны онытылмый. Каһарман Илнар Низамовның да истәлеге мәңгеләштерелде. Яшь буын аның үрнәгендә патриотизм рухында тәрбияләнер.
Нет комментариев