Җиһанда – алтын көз
ЯЗУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Җиһанда – алтын көз

Халык юкка гына: “Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер” димәгән. Сентябрь – байлык, уңышларны җыеп алу чоры. Әлеге уңайдан редакциябез почтасына көзге муллык, көзге уйланулар турында хатлар килеп тора. Укучыларыбыз игътибарына актив хәбәрчебез Гөлчәчәк Садретдинова мәкаләсен тәкъдим итәбез.

 Кишер түтәле һәм тормыш сабагы

Җәй буе бакчада әвәрә килеп, алтын көзгә аяк басканны сизми дә калганбыз. Бакчачы өчен вакытның тиз узуы бик табигый хәл: башта җиләк-җимеш, яшелчәсен утыртып, аннан чүпләрен утап, суын сибеп, уңышын әрәм-шәрәм итмим дип көндәлек мәшәкатьләргә күмеләсең дә, кинәт кенә алтын көз җиткәнен күреп аласың. Гәрчә җәй артта калса да, көз – бакчаның иң матур, мул һәм нәтиҗәле чоры. Бу чор – тырыш хезмәтнең җимешләрен җыя торган, соклангыч та, шул ук вакытта бераз моңсу да вакыт. Хәзер исә озакламый башланачак салкыннарга кадәр соңгы мөһим эшләрне төгәлләргә кирәк: кыраулар бәргәнче соңгы яшелчәләрне, алмаларны сакларга урнаштыру, бакчаны чистарту, корыган сабакларны, чүпләрне җыеп, җирне кышка әзерләү, киләсе ел уңышы өчен сарымсак, суган утырту һәм җиләк-җимеш куакларын каплау дисеңме... Берсе-артыннан берсе тезелеп кенә тора мәшәкать! Мәмрәп пешкән миләш, баланнар да көзге кояшның җылы нурларында иркәләнеп утыралар әнә! Шул рәхәт мизгелләрдән файдаланып калу максатыннан, мин дә бакчамдагы соңгы түтәл кишерләремне йолыктым. Үзем йолкыйм, үзем ара-тирә социаль челтәрдә язылучы дусларым белән дә аралашып алам. Тукта әле, мин боларга бер кызык сорау бирим әле дим! 

“Дуслар, менә шушы соңгы кишер түтәлемне мин быел сирәкләмәдем. Ләкин шуңа да карамастан кишерләре аркылыга юан булып түгел, янәшә бер-берсенә елышып, озынчага матур гына тартылып үскәннәр. Бу түтәлне сирәкләмәвемнең бер сәбәбе бар. Ник икәнен беләсегез киләме? ”дип язып куйдым телефоныма. И, китте шуннан сораулар, китте сораулар! Ә аның җавабы бик гади иде: мин ул түтәлне сирәкләргә җитешә алмадым. Шул гына! Ә шулай да әлеге матур гына үскән кишерләремә карадым да, уйга калдым. Без кешеләр дә нәкъ шушы кишерләргә охшаш түгелме соң? 

Безне дә тормыш ары ата, бире ата. Кайчак туганнардан, дуслардан да аера. Әллә үзебез аерылабызмы, кем белә... Ни дисәң дә, бүген бер-беребез белән аралашулар кимеп бара. Һәркем үзе өченрәк тырыша. Читләр зарына колак салу, ярдәм итү сирәк күренешкә әверелеп бара. Ә бит элек-электән “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, “Бердәмлек – таулар күчерә” кебек мәкальләр тәрбиясендә үстерделәр безне. Бүген бөтен нәрсә бар кебек, тик кешеләрдә күңел тынычлыгы бетте. Җир бүләбез, мал бүләбез, булганына шөкер итә белмибез... Барлык авырлыкларны бергә, бердәм булып, янәшә торып җиңеп булачагын да аңлыйбыз да соң. Тик... Төзәлергә, үзгәрергә артык соңга калмадык микән? Менә шунысы тырнап тора бүген күңелне... 

Җәйге мәшәкатьләр артта калды, хәзер – табигатьнең салмак кына көзге йокыга таба кереп барган вакыты. Җәйге хезмәтләребезнең бәрәкәтле уңышларын якын кешеләребез белән бергә татырга язсын иде. Ә бу матур көз көннәре һәммәбезгә дә яңа көч һәм яшәү дәрте, киләчәк көннәргә ышаныч һәм якты өмет бүләк итсен! 

Гөлчәчәк Садретдинова. Азнакай шәһәре
 


Нет комментариев