Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгын турында кисәтүче җиһазлар һәр бүлмәдә булсын!

Кешенең яше һәм хәл торышы белән бәйле, илебезнең күп кенә гражданнары янгын чыгу билгеләрен вакытында ачыклый алмый.

Бу вакытта янгын турында кисәтүче автоном җайланмалар алар өчен алыштыргысыз ярдәмче булып тора.  Фатирда, йортта чыккан янгын вакытында төтен рәвешендәге агулы яну продуктлары биналарга бик тиз тарала. Мондый вакытта. Кешегә, аңын югалту өчен, берничә тапкыр сулыш алу да җитә. Шуңа янгынны вакытында ачыклау мөһим. 

– Янгын турында хәбәр итүче җайланма автоном туклану чыганагыннан эшли. Төтен чыккан очракта алар тавыш чыгара. Бу бигрәк тә мөһим, чөнки авыр нәтиҗәләргә китерүче күпчелек янгыннар кешеләр йоклаган вакытта килеп туа. Мондый очракта кеше янгын чыгуын абайламый да кала. Җайланмалар урнаштырылган очракта, гадәттән тыш хәл килеп чыгу белән алар сигнал бирә.

Бу янгынны вакытында сүндерү, кешеләрне эвакуацияләү буенча оператив чаралар күрү өчен аеруча мөһим. Мондый җиһазларны һәр бүлмәгә, шул исәптән коридорга да урнаштыру мөһим, – ди 12 нче янгын сүндерү бүлеге инспекторы Гөлназ Дәүләтшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев