Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа Юл халкы район башлыгы белән очрашты

Яңа Юлның күп функцияле үзәгендә бүген күп чаралар узды.

Башта халыкны тормыш эшчәнлеге өчен җаваплы оешмалар хезмәткәрләре кабул итте. Район башлыгы Марсель Шайдуллинның очрашуга килүе халыкны кызыксындырган күп кенә сорауларга урында ачыклык кертте. Үзәк - микрорайонда яшәүчеләрнең күптәнге хыялы иде. Менә ул үз эшен ныклап башлап җибәрде. Биредә китапханә бүлмәсе дә, территориаль иҗтимагый үзидарә рәисенең кабул итү бүлмәсе дә бар. Хәзер сораулар туганда туры үзәккә килергә була.


-Түгәрәкләр эшчәнлеген оештырып җибәрергә кирәк, үзәк өлкәннәр өчен дә, яшьләр һәм балалар өчен дә файдалы ял урыны булсын, - диде Марсель Шайдуллин.


Мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен кызыклы уеннар оештырды.
Шахмат ярышы чараның иң кызыклы өлеше булгандыр. Җиңүчеләргә медальләр тапшырылды.
Кичен исә Яңа Юл халкын районыбыз сәхнә осталары концерт белән куандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев