Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Вакыт белән идарә итү киңәшләре

«Вакытым җитми» дип әйтүчеләргә ярдәм кулы сузабыз.

Беренче эш итеп, бар булган эшләрне кәгазьгә күчерергә кирәк: моны җибәрергә, монысын язарга, монда барырга h.б. План төзегәндә үз-үзеңә сораулар бирү дә булыша: хәзерге вакытта барлык эшләр дә актуаль һәм мөһимме? Чыннан да, кайбер эшләрне шунда ук сызып атачаксыз. Кайбер бурычлар актуальлеген югалткан, кайберләрен башкару мәҗбүри түгел икәне дә ачыкланачак.

Дәвам итеп иң авыр эшләрне җиңеләйтү өчен, аны башкаруны гади адымнарга бүлергә кирәк. Һәр кич киләсе көнгә план төзеп куярга гадәтләнегез. Үзегез дә сизмәссез, шулай эшләгән очракта, иртән уяну белән көнегез бик тиз һәм җиңел башланачак! Катлаулы эшләрне иң беренче итеп башкарып чыгырга тырышыгыз. Бер үк вакыт эчендә берничә эшкә тотынмагыз - бу көчегезне генә алачак. Кайбер проектлардан баш тартсагыз була: аларны кызыксынган кешеләр белән бүлешегез. Иртәгәсе көнне бүгеннән үк кайгырта башласаң яхшырак. Мәсәлән, киләсе атнада ниләр киячәгеңне, кая барачагыңны һ.б. планлаштырып куегыз. Үзегезгә һәр эшкә, һәр җиргә/очрашуга җитешергә рөхсәт итегез!

Иңегездәге таулар бераз җиңеләеп киткәнен шунда ук тоячаксыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев