Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ут белән сак булыйк без

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, ярдәмгә килүче хезмәткәрләребезгә багышлана бу шигырем.

Ут белән сак булыйк без

Котлыйм сезне 30 еллык

Юбилеегыз белән!

Сезгә бары ныклы саулык,

Юлыгызга ак келәм.

 

Бәла-каза, ут күзләрдән,

Ходай үзе сакласын.

Борынгыдан калган сүзне,

hәрбер кеше hич онытмый,

Күңелләрдә сакласын.

 

Дуслар, хәзер hәрбер җирдә

Газ белән кулланабыз.

Саклык белән эш итмәсәк,

Кемгә соң зарланабыз?!

 

Тиз генә чыгып керим дип,

Магазинга китәбез.

Ашны куеп чыгып китеп,

Ялгышабыз бик тә без.

 

Күпфатирлы йортларда бит,

Бик күп еллар яшибез.

Без чыгарбыз, шул мизгелдә

Ни булганын белмибез.

 

Шуңа күрә, газны ачып,

Читкә чыгып йөрмик без.

Сакланыйк без, аңлап яшик,

Ут белән сак булыйк без.

 

Гап-гади шушы сүзләрне

Саклыйк без күңелләрдә.

Бәла-каза күрмәс халкым,

Сакланыр гомерләрдә.

 

Гөлназ Дәүләтшина,12нче янгын часте инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев