Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Тудыру бүлегеннән – бишенче бала белән!

​​​​​​​Район үзәк сырхауханәсенең тудыру бүлегендә бер көнне ике бәхетле гаилә бишенче сабыйларны өйләренә алып кайтып киттеләр.

Шәриповлар һәм Җиһангировларның кечкенә сабыйлары туу шатлыгын уртаклашырга эш урыннарыннан коллегалары, биләмә башлыклары, якыннары җыелып килгән иде. Аларга менә шундый матур бәйрәм оештырган ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һә гаиләнең тормышын яктыртты.

– Сабыйларыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен, – дип изге теләкләрен әйттеләр икесе дә 3 кило 800 грамм булып туган малай белән кызчыкны әти-әниләренә тапшырып тудыру бүлеге акушер-фельдшерлары, шәфкать туташлары.

–Әнә шулай күпләргә үрнәк булып, тату, матур гаилә булып яшәгез, – дип тәбрикләү сүзләрен ирештерде тантананы алып барган ЗАГС бүлегенең төп белгече Светлана Шакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев