Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Театр – халкыбызның көзгесе.

​​​​​​​Билгеле булганча, 2019 ел Россия Федерациясе указы белән театр елы дип игълан ителде. “Театр яктылыкка, нурга илтә”

Габдулла Тукаебыз, ничек матур итеп, шигырь юлларына салып, театр турында дөрес аңлатма биргән. Тирәннән уйлап карасаң, чыннан да, бу сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Театр бит әле ул, балалар күңеле өчен дә якын булган сәнгатьнең бер төре. Бала күңеле киптергеч кебек бит ул – һәр нәрсәне үзенә сеңдереп үсә. Алар кайчакта китапны укырга бик яратып бетермәсәләр дә, сәхнәдәге күренешнең эченә кереп китеп, үзенә акыл алырдайларын да, начарын да үз күзләре белән күреп тоемлый, чагыштырып фикер йөртә.

Бала чаклар искә килеп төшә: Башлангыч классларда укыган чорда, күрше кызлары белән, бер-беребезгә театр куеп уйный идек. Капканга эләккән тычкан ролен уйнаганда, Рәмзия исемле кызның, тычканны җәлләп, елап караганы истә калган. Менә кайчан салынган булган икән театр сәнгатенә булган мәхәббәтнең беренче орлыклары – бүгенге көндә, Кариев театрыннан, хөрмәткә лаек, якташ артистыбыз Рәмзия Закирҗановага...Күптән түгел генә, “Мәхәббәт күгәрченнәре” спектакле белән, Азнакаебызга килгәч, сәхнә артында аның белән очрашып, театр куеп уйнаган чакларны искә төшереп, көлешеп алырга насыйп булды. Алар Азнакай җитәкчеләреннән һәм тамашачыларыннан бик кәнагать калуларын кат-кат сөенеп әйттеләр.

  Безнең районыбызда да театр сәнгате элек-электән, чынлап та үрнәк алырлык.  “Гран- при”ларга лаек булган, Касыйм Еникеев исемен йөртүче Азнакай халык театрын, нинди генә зур хөрмәтләргә лаек булган кешеләр җитәкләмәгәннәр. Нигезе 1941 елдан ук башланып, 1951 елдан Касыйм Еникеев җитәкләп башланган эшне, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлхия Миннеханова, аннан соң, шулай ук районыбызның дәрәҗәле матур бизәкләре булган Зинфира Кашапова, Маис Валиев, Гата Ялаловлар җитәкләп, тагы да биек баскычларга күтәргәннәр. Соңгы елларда, бу биеклекне төшермичә тотучы, алмашчы, кем булыр микән дип уйлаучылар аз булмагандыр...

 

“Урман эчләрендә урман”

   Күптән түгел генә, шул театр коллективына, үзешчән артист булып кызым кереп китү сәбәпле, театр тормышының кайбер яңалыкларын ишетеп, ирексездән күзәтергә дә туры килгәләде. Өйрәнергә диеп, кызым, өенә алып кайткан, Туфан Миңнуллинның (Җанкисәккәем) “Урман эчләрендә урман” кулъязма пьесасын бик яратып күңел биреп укыдым. Бераз шик туды: үзешчән артистлар белән генә, минем өчен катлаулырак булып күренгән, ике төрле - шүрәлеләр һәм кешеләрнең яшьләр тормышы арасындагы тирәнтен, четерекле аралашуны тасфирлау, тамашачы күзенә ничек кенә күренер микән инде диеп. Шундый курку хисләре белән (бәлки аеруча кызым өчен) спектакльне күрергә килдем. Куркуларым юкка булган икән... Сәхнә ачылуга ук (Чаллы кызы Ләйсән ярдәме белән уйланып эшләнгән) тылсымлы урман декорациясе күңелне җәлеп итте. Алай гына да түгел, без – тамашачылар, бик тиз ара эчендә тулаем кереп китеп, урмандагы ял итүче һәм яшәүче геройлар белән яши дә башладык. Җырлы спектакльгә, үзебезнең Азнакаебызда иҗат итүче Резеда Гыйләҗева язган көй, барыбызны да урман эчләренә дә алып кереп китте, мәхәббәт хисләрендә дә йөздерде, күңелләрнең иң нечкә кылларын да кузгатты.

Залдан алкышлар тынып тормады. Артистларыбыз, әсәрнең кызык, моңсу, хисле һәм шулай ук тирән мәгънә яткан эчтәлеген, тулаем, нәкъ тамашачының күңеленә барып ирешерлек итеп ачып салдылар. Саф хисләрне, ихласлык, матур мөнәсәбәтләрне саклап яши белүче шүрәлеләрдән үрнәк алырга була. Ә кешелек дөньясындагы яшьләрнең әдәпсезлек, оятсызлык, дорфалыкны күрсәтеп, Туфан Миңнуллин бу әсәрен нинди чагыштыру табып язган бит.

Спектакльдәге рольләрне башкаручылар – зур тәҗрибәле артистлардан һич кенә дә ким түгел икән. Афәрин!., димичә нәрсә әйтәсең?

Ә инде спектакльнең иң үзәгендә;  һәр нәрсәне дөрес итеп көйләүче, эзләнүче, тамашачы күңеленә бар асылын ачып салырлык итеп өйрәтеп оештыручы – режиссёр тора. Ул, бүгенге көндә -  мәдәният өлкәсендә дә шактый тәҗрибәсе булган Гөлсинә Җамалиева. Җитәкчеләр тарафыннан да, узе җитәкләүче артистларыннан да ул зур хөрмәтне яулап та җитешкән. Тамаша беткәннән соң, сәхнәдә аңа карата булган җылы сүзләр, кочак – кочак чәчәкләр бәйләме шуны дәлилләде.  Читтән килгән артистлардан да, зур бәяләр алучы Азнакаебызның затлы тамашачысы алкышлап кына калмыйча, артистларны чәчәкләр бәйләме белән күмде. Сәхнә – чәчәкләр бакчасын хәтерләтте. Бер – беренә әйткән рәхмәтле җылы сүзләрдән сәхнәдән җылы хисләр агымы бөркелде.

Бүгенге көндә курыкмыйча әйтергә була: Азнакай халык театры ышанычлы кулларда. Димәк аның якты киләчәге бар.

Шушы көннәрдә, үз халкын рухи азык белән сыйлап торучы, мәдәният хезмәткәрләренең бәйрәме булып узды. Ихластан аларны котлыйбыз! Шәхси тормышларында да, хезмәтләрендә дә бәйрәм рухы аларны бер кайчан да ташламасын. Сау- сәләмәт булыгыз!

                                              Илмира Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев