Менә шулай, кечкенә Азнакаебызның заманча карашлы, оста куллы кешеләре аның еракларга данын гына түгел, заманча теремкәйләрен дә таратып ята.
Берәр заман ерак себер якларындагы тайгага, я булмаса Тамбовның кара урманнарына, яки үзебезнең Татарстандагы Шишкин наратлыкларына барып чыгып, аучы куышына, я булмаса Агыйдел буйларында, чал Идел ярында, Ык әрәмәлекләрендә балыкчы өенә тап булсагыз, бер дә гаҗәпләнмәгез, алар безнең Азнакайда эшләнгән вагон-йортлар булыр. Йоклау, тамак ялгау, җылыну өчен бөтенесе дә бар. Бу йортларны күреп, Санкт-Петербургтан килгән кунаклар да бик кызыкты. Менә шулай, кечкенә Азнакаебызның заманча карашлы, оста куллы кешеләре аның еракларга данын гына түгел, заманча теремкәйләрен дә таратып ята.
Нет комментариев