Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татшуганда өлкәннәр бәйрәме гөрләп үтте

Районыбызда Өлкәннәр айлыгы бара.

Татшуганда өлкәннәр бәйрәме гөрләп үтте

Көз. Табигатьтә әбиләр чуагы дип йөртелүче гаҗәеп матур бер вакыт.

Районыбызда Өлкәннәр айлыгы бара. Шул нисбәттән Азнакай районы Татшуган авылында үзләренең гомер көзләрен әбиләр чуагыдай матур итеп үткәрүче өлкәннәр өчен сокландыргыч күнелле чара узды.

Татшуган - элек-электән талантларга бай авыл. Авыл өлкәннәре дә бик актив тормыш рәвеше алып бара, әледән-әле оештырылып торучы төрле чараларда катнашалар. 

Бәйрәмгә килүчеләрне Татшуган авыл җирлеге башлыгы Мансур Хәйретдинов Өлкәннәр көне белән тәбрикләде.  Өлкән буын вәкилләре үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның чыгышын карадылар. Клуб үзешчәннәре чыгышлары өлкән буын авыл хезмәтчәннәренең жырлары, гармунда уйнаулары белән урелеп барды. Бу көнне авыл өлкәннәре бергәләп ял итттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Авыл халкы күтәренке кәефтә, бәйрәмне оештыручыларга кат-кат рәхмәт әйтеп, канәгать булып, таралышты. Онытылмас мизгелләр фотоларда урын алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев