Татарстанда авария хәлендәге күперләр ремонтлана
Быел республикада яңа программа тормышка ашырыла башлый.
Аның нигезендә 200 күперне төзекләндерү күздә тотыла. Бу хакта ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов еллык коллегиядә белдерде.
Өч ел эчендә гомуми озынлыгы 2 мең метр булган күперне норматив хәлгә китерү күздә тотыла.
– Моның өчен федераль бюджеттан 9 млрд сумга якын акча тотылачак, – диде министр.
Авария хәлендәге күперләрне төзекләндерү, капиталь ремонтлау “Хәвефсез сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында башкарылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев