Совет гаскәрләрен әфган җиреннән чыгаруга 30 ел тулуын билгеләп үткән 15 февральдә районда, шәһәрдә бик күп чаралар оештырылды.
Әфган, чечен сугышларын, башка локаль конфликтларны кичкән ир-егетләребез, бу сугышларда һәлак булган лачыннарыбызның әти-әниләре чараларның хөрмәтле кунагы булды. Балалар иҗат үзәгендә барган тантаналы очрашуда котлау сүзләре яңгырады, истәлекләр яңарды, ветеран-сугышчыларга бүләкләр тапшырылды, әфган җырлары ерак үткәннәрдә йөртеп күңел кылларын нечкәртте. Сугышчы-интернационалистлар һәм әти-әниләрне табын артында да хөрмәтләп, район җитәкчеләре алар белән аралашты, хәл белеште, изге теләкләрен ирештерделәр.

Нет комментариев