Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Сарлы урта мәктәбе укучылары иҗаты

"Әбием", "Әбием җылысы", "Кибеттә", "Безнең әти".

            Әбием

Әни кебек бердәнбер ул

Минем ерак әбием.

Тәмле ризык белән сыйлый

Һәм бәйли җылы кием.

Тәбикмәге уңып пешә,

Кайнатмасы бик татлы.

Әбиемне һәрчак тыңлыйм,

Аның сүзе гел хаклы.

Дару үләннәре җыя,

Чебешләр тәрбияли,

Ихата тулы мал-туар,

Бакчаны гөлләр бизи.

Әбиемне яратам дип,

Әйтсәм дә аңа карата.

Мин беләм: әбием мине

Барыбер ныграк ярата.

 

Мансур Әхмәтов

 

Әбием җылысы

Әбиемә кунакка

Барам мин атна саен.

Әбием мине сыйлый,

Кызганмый сөтен-маен.

Әбиемнең ашларыннан

Телемне йотып куям.

“Бәбкәм!” – диеп сөйгән чакта

Күңел җылысын тоям.

 

Булат Әхмәтов

 

        Кибеттә

Әнием белән кереп,

Йогуртлар алыр идек,

Уенчык, китап, чаңгы...

Һәм әллә ниләр тагы.

Энем сорар туңдырма,

Самолет һәм машина.

Җиткерсен генә акча

Әни шуның барсына!

 

Зөһрә Минһаҗева

 

    Безнең әти

Безнең әти бик уңган,

Бар эшкә дә ул булган.

Һәрнәрсәдә ул үрнәк,

Андый әтиләр сирәк.

Мактыйлар аны эштә,

Яратабыз без өйдә.

Торабыз аны сөеп,

“Дөньяда син бар”, - диеп.

Әтинең кулы алтын,

Ярата ул үз халкын.

Бар эштә безгә терәк,

Әти безгә бик кирәк.

 

Эльвина Зәкиева

 

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев