Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Самовар бәйрәме бизәкләргә бай булды

30 сентябрьдә Мәдәният йорты каршындагы мәйданда Самовар бәйрәме узды.

Авыл мәдәният йортлары, мәктәп коллективлары үзләренең аш-су, яшелчә, җиләк-җимеш күргәзмәләре белән чыкканнар. Һәр өстәл тәм-томнан сыгылып, самоварлар кайнап тора. Ә самоварларның ниндие генә юк иде: кабактан та, карбыздан да, камырдан да ясаганнар хәтта. Көне дә килешкән: үзе җылы, үзе кояшлы!

“Мәдәният  идарәсе “Самовар – халык күңеле” дигән проект яклап, грант отты һәм әлеге бәйрәм – шуның бер чарасы. Шулай ук аңа Өлкәннәр көне уңаеннан районыбызда традициягә кергән “Әбиләр чуагы” бәйрәме дә кушылды”, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.

Азнакай район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин азнакайлыларны хакимият исеменнән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде, бәйрәмгә өлешләрен керткән мәдәният хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Иң креатив бизәлешле дип Урманай, Әгерҗе, Сәпәй авыллары мәдәният йортлары күргәзмәләре табылды һәм алар махсус призларга лаек булды.

Үзешчән сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары җыр-моңнары, дәртле биюләре белән сөендерделәр.

– Шулкадәр сый-нигъмәткә бай, күңелле бәйрәм! Азнакайда тагын бер күркәм йолага нигез салынды, ул гомерле булсын иде, – ди тегү фабрикасының ветераннар советы рәисе Сатирә Иксанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев