Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Русларда - свирель, татарда - курай

Курайның барлыкка килүенә бәйле төрле риваятьләр бар.

Җил өргәндә, камышның куыш урыныннан тавыш чыкканын ишетеп, кеше дә өреп карый һәм шундый нәрсәгә игътибар итә: көпшә озынрак булган саен, тавыш калынрак чыга. Көпшә кыска булса, нечкәрәк тавыш килеп чыга. Кеше ике көпшәне янәшә куеп, уйнап карый. Кызыклы күренеш булуын аңлый. Ике көпшәне берьюлы кулланып булмаганны аңлый, шуңа күрә кеше көпшәгә тишекләр тишә башлый.

Курай - татар уен коралы гына түгел. Курайга охшаган уен коралы һәрбер халыкта да бар. Русларда - свирель, кемдәдер най дип атала. Ни өчен без нәкъ курай дибез? Чөнки хәзер курай дип атала торган уен коралы татар көйләренә җайлаштырып эшләнгән. Шул ук пентатоникага җайлаштырылган. Беренче курайларыбыз ике-өч тишекле булган, хәзер җиде тишеклеләре дә бар аның.

фото: интернет челтәреннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев