Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Русча да язып куй, татарча да онытма! - ФОТО

Шәһәребез урамнары буйлап атлаганда күз аллы-гөлле төсләр белән балкыган кибет исемнәре язылган такталарга төшә. Азнакай районының 85 процентын татарлар алып торса да, нигәдер бу рух сизелми. Язмаларның күбесе рус һәм чит телләрдә.

Татарстанда ике дәүләт теле – татар һәм рус телләре. Закон буенча барлык эленмәләр (вывески) ике телдә булырга тиеш. Ни кызганыч, бары “аптека” һәм “магазин” сүзләре генә тәрҗемә ителергә тиеш дип фикер йөртә кайбер эшмәкәрләр. Әле анысын да санга сукмаучылар җитәрлек. Әмма нигә берәүләр санлый соң законны? Нефтьчеләр урамындагы “Мир книги” кибете “Китап дөньясы” дип тә ерактан ук балкып тора әнә.

ТР Дәүләт Советының телләр турындагы законга былтыр керткән төзәтмәләре нигезендә, хәзер муниципалетлар эленмәләрдә татарча текст булмаган өчен штрафка тартырга хокуклы.

– Комисия белән урам исемнәрен һәм эленмәләрне карап чыктык. Бу өлкәне тулысынча диярлек тәртипкә китереп бетердек. Шулай ук йортларда сугыш ветераннарына куелган истәлек такталары да ике телдә язылды. Сәүдә белән шөгыльләнүчеләрне аерым җыеп, аларга да закон таләпләре аңлатылды. Кибетләрдә товар бәяләрен, шулай ук тышкы яктагы эленмәләрне ике телдә язарга тәкъдим ителде. Бу юнәлештә эш дәвам итә, – диде икетеллелек буенча район комиссиясе рәисе Дамир Гыйләҗев.

Районның баш архитекторы Сирина Шәрәфетдинова белдерүенчә, әлегә каты кагылмыйлар. Ә менә ишек кырында эш вакытын ике телдә элеп кую мәҗбүри.

Эленмәләрне ясату, билгеле, чыгымлы эш, шуңа күрә алдан ук уйларга кирәк. Кибет исемнәренә килгәндә, никадәр аңлаешсыз булса, шулкадәр отышлы дип фикер йөртәләр, ахры, хуҗалары. Бәлкем, зур

калаларга иярүләредер. Инглиз телен белмәгән ак яулыклы татар әбисе, монда ни саталар икән дип, сыраханәгә килеп керсә, бер дә гаҗәп түгел.

Чынлап торып уйласаң, “Ханым”, “Сылукай”, “Матур”, “Алтын нур”, “Әкият” кебек саф татарча исемле кибетләр үзләренә ныграк тарталар. Бердән аңлаешлы, икенчедән – зәвыклы. Аларга кергәнче үк үзеңне сылу да, матур да, нурлы да итеп тоя башлыйсың.

Ленин урамында “Эвелина” дигән кибет төзиләр. Аның өстенә ике яклап та дүрт тапкыр (!) “Верхняя одежда” дип язылган. Ә бит бер ягына “Өс киемнәре” дигәннән бер җире дә кителмәс иде. Каршысында гына “Овощи и зелень с грядки” дигән кибет белән дә шул хәл.

“Нигә кирәк соң ул, хәзер бар да русча белә”, – дияр кайберәүләр. Әйе, бүген авылда татар гаиләсендә үскән сабый да саф рус телендә сөйләшә. Ә бит шул кибет өстендәге язулар аша да телгә ихтирам тәрбияләп була. Туган телен хөрмәт итмәгән кешенең үз-үзенә дә, туган җиргә дә хөрмәте кими.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев