Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Республика комиссиясе Азнакайда хокук бозулар профилактикасының үтәлешен тикшерде

Хокук бозулар профилактикасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясенең Азнакай муниципаль районында 3 көнлек эшчәнлегенә йомгак ясалды. Комиссия балигъ булмаганнарга кагылышлы барлык өлкәләрне: мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр идарәләрен, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, хокук саклау органнарын тикшерде. Ирекле халык дружиналары, "ФОРПОСТ" эшчәнлеге үрнәк итеп куелды. Районда спорт корылмаларының һәм спорт чараларының күплеге, балаларның...

Хокук бозулар профилактикасы буенча Татарстан Республикасы дәүләт комиссиясенең Азнакай муниципаль районында 3 көнлек эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Комиссия балигъ булмаганнарга кагылышлы барлык өлкәләрне: мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр идарәләрен, сәламәтлек саклау учреждениеләрен, хокук саклау органнарын тикшерде. Ирекле халык дружиналары, "ФОРПОСТ" эшчәнлеге үрнәк итеп куелды.

Районда спорт корылмаларының һәм спорт чараларының күплеге, балаларның җәйге ялы яхшы оештырылуына зур бәя бирелде. Шулай ук тикшерүчеләр районда алкоголизм һәм наркоманиягә бәйле яшүсмеләрнең республикага караганда дүрт тапкырга кимрәк булуын, яшүсмерләр арасында хөкемгә тартылучыларның булмавын билгеләп үттеләр.

Район хакимиятенең профилактика органнары белән тыгыз элемтәдә эшләве дә ассызыкланды.

Комиссия тикшерү барышында бу өлкәдә кайбер җитешсезлекләрне дә ачыклады.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Республика комиссиясе Азнакайда хокук бозулар профилактикасының үтәлешен тикшерде