Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Олег Коробченко: «Азнакай күп күрсәткечләр буенча үрнәк»

Бүген районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко килде.

Район башлыгы озатуында ул ул озак еллар республикада үз урынын тотучы, модульле биналар, мобиль бина һәм вагон-йортлар җитештерүче “Нефтемаш” заводында булып, андагы эшчәнлек, яңа юнәлешләр белән танышты.

Министрда Зиннур Гыйльфанов җитәкләгән сәнәгать дизайны заводы да зур кызыксыну уятты. Бүген ягулык станицияләрен тышлауда махсуслашкан предприятие программалар ярдәмендә идарә ителүче заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән, анда алты кеше хезмәт куя.

Соңыннан министр Мәдәният йортында узган Азнакай район Советы утырышында да катнашты.

Аның эшендә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов, Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Татарстандагы республика бүлеге җитәкчесе Хафиз  Миргалимов  та катнашты.

Азнакай муниципаль районының 2024 елда социаль-икътисади үсеше һәм 2025 елга бурычлар турында доклад белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин чыгыш ясады.

«Узган ел киеренке булса да, уртак тырышлык, республика хөкүмәте, “Татнефть” җәмгыяте ярдәме белән барлык өлкәләрдә дә аны уңышлы тәмамладык», – дип билгеләп үтте ул.

Марсель Шәйдуллин төрле социаль программалар һәм проектларны тормышка ашыруда ярдәмнәре өчен Татарстан Республикасы һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

Украинада барган хәрби операциядән азнакайлылар да читтә калмады. Хәрби операция зонасына районнан 120 миллион сумлык 242 тонна йөк җибәрелгән. Марсель Шәйдуллин егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүче азнакайлыларга, волонтерларга рәхмәтен җиткерде.

Сессиягә бүгенге көндә кыска вакытлы ялда булган якташларыбыз да чакырулы иде. Залда утыручылар махсус хәрби операциядә катнашучы егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Утырышта районыбызның авыл җирлекләрендә алып барылган эшчәнлек нәтиҗәләре белән Сәпәй авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиева таныштырды.

ТР Премьер-министры урынбасары Олег Коробченко республиканың соңгы елларда ирешкән уңышларын яктыртып, Татарстанның ил күләмендә әйдәп баручы төбәк булуын әйтте. Азнакайлылар эшчәнлегенә уңай бәясен бирде.

Соңыннан бер төркем азнакай­лыларга югары дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Бу хакта тулырак – «Маяк» газетасында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев