Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Мәгариф профсоюзы – сәламәтлек территориясе

Азнакай мәгариф хезмәткәрләренең территориаль профсоюз оешмасы Татарстан Профсоюзлары көнен Сәламәтлек, спорт һәм озак яшәү елына багышлап үткәрде.

Балалар иҗат үзәгендә узган очрашуда 40 ка якын профактивист катнашты. Сәламәтлек өлкәсенә кагылган мөһим сорауларга район үзәк сырхауханәсе табибы Роберт Каһарманов җавап бирде. Ул сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, дөрес тукланырга, грипка һәм коронавируска каршы вакцинация узарга чакырды.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Лилия Вәлиәхмәтова коллектив килешү буенча педагогларга каралган социаль ташламалар һәм гарантияләр турында сөйләде.

Чарада шулай ук мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына кабул итү нәтиҗәләре, башлангыч профсоюз оешмаларында социаль партнерлык, финанс эшчәнлеген дөрес итеп алып бару һәм башка мөһим мәсьләләр яктыртылды.

Соңыннан стена газеталары конкурсында җиңүчеләргә һәм иң актив профсоюз әгъзаларына бүләкләр тапшырылды.

Регина Хөснетдинова, мәгариф территориаль оешмасы советы белгече

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев