Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Маяк” Әбүнәче көне үткәрде

–“Маяк”ны инде 41 ел – Азнакайда яши башлаганнан бирле алдырам, – ди Тәнзилә Дәүләтшина.

Үзәк почтамтның Ленин урамындагы филиалы әллә ни олы булмаса да, хезмәт күрсәтүне тиешле дәрәҗәдә башкарып килә. Узган пәнҗешәмбедә дә биредә халык гөҗ килеп торды. Кемдер түләү кәгазьләрен күтәреп килә, кемдер әйбер җибәрә яки килгәнен ала, кемдер вакытлы матбугатка киләсе елның яртыеллыгы өчен языла... Соңгыларының күпчелеге аны “Маяк”тан башлады. Менә монсы инде без – Әбүнәче көнен оештыруда катнашкан редакция хезмәткәрләре өчен аеруча куанычлы күренеш. Әбүнәчеләребезгә бик рәхәтләнеп үзебез алып килгән бүләкләрне өләштек. Почта бүлеге дә аларны игътибарсыз калдырмады – газета-журналлар, китапчыклар әзерләгән иделәр.

–“Маяк”ны инде 41 ел – Азнакайда яши башлаганнан бирле алдырам, – ди Тәнзилә Дәүләтшина. – Язмалар бик кызыклы, эчтәлекле. Минем үземә газета ошый, гыйбрәтле язмалар да, киңәшләр дә бар, район яңалыкларының барсын да шушы газетадан белеп торабыз. Һәр чәршәмбе, җомгада “Маяк”ны көтеп алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев