Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Марсель Шәйдуллин Азнакай халкын Татарстан Республикасы көне белән котлады

Яшә, туган җирем, яшә, Татарстан!

Кадерле азнакайлылар, районыбыз кунаклары!

Сезне Татарстан Республикасы, Азнакай шәһәре, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көннәре белән тәбрик итәм.

Бүген без шәһәр һәм районыбызның көннәнкөн матураюын, үсүен, төзекләнүен зур горурлык хисе белән әйтә алабыз. Җирлегебездә яңа йортлар, балалар бакчалары, парклар төзелә, ишек алларын төзекләндерү, уен һәм спорт мәйданчыклары булдыру буенча да шактый эш башкарыла, республикабызның барлык мөһим программалары да актив рәвештә тормышка ашырыла.

Бүген без нефтьчеләребезнең игътибарын һәм ярдәмен тормышыбызның һәр өлкәсендә тоябыз. Нефтьчеләр ярдәме белән район һәм шәһәрнең йөзе үзгәрә. Без аларның уңышлары белән чын күңелдән горурланабыз һәм “Татнефть” җәмгыяте, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчелегенә чиксез рәхмәтле булуыбызны белдерәбез.

Авыл хуҗалыгы Азнакай районы икътисадында иң өстенлекле урынны алып тора. Авыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте һәм һөнәри осталыклары нәтиҗәсендә район республикабызда лаеклы рәвештә алдынгы урында бара.

Районыбыз үсешенең чишмә башында легендар кешеләребез, сугыш һәм хезмәт ветераннары буыны торды. Җиребезнең чәчәк атуы, үсеше өчен армый-талмый фидакарь хезмәт куйган халкыбызга олы рәхмәтемне белдерәм.

Хөрмәтле азнакайлылар!

Бу көннәрдә без барыбыз бергә иң якты һәм шатлыклы бәйрәмне – Белем көнен дә билгеләп үтәбез.

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф хезмәткәрләре һәм педагогик хезмәт ветераннары, кадерле балалар һәм ата-аналар!

Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан иң җылы котлауларыбызны кабул итеп алыгыз!

Тирән белемле, физик яктан сәламәт, замана кыенлыклары алдында югалып калмаучы яшь буын тәрбияләү – безнең алда торган иң мөһим бурычларның берсе. Районыбыз педагоглары яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә барлык алымнарны эшкә җигәләр, үзләренең тәҗрибәләрен, осталыкларын кызганмыйлар. Һәммәгезгә дә ныклы белем, сәламәтлек, иҗади уңышлар, бәхет һәм шатлыклар юлдаш булсын.

Кадерле азнакайлылар!

Олы бәйрәмнәр уңаеннан, сезнең барыгызга да тигезлек, рухи күтәренкелек, киләчәккә өмет һәм ышаныч телибез. Сәламәт булыгыз, гаиләләрегездә шатлык-сөенеч, иминлек тантана итсен.

Марсель ШӘЙДУЛЛИН,

Азнакай муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев