Мал табибларында – өй туе
Сер түгел, авыл халкы гомер-гомергә терлек асраган, шуның белән дөньясын алып барган, гаиләсен туендырган. Бу хәзер дә шулай: җирлегебездә фермаларда гына түгел, шәхси хуҗалыкларда да малларның баш санын арттыручылар бихисап.
Ләкин тормыш булгач, мал-туар асраган кешедә терлегенең сәламәтлегенә кагылышлы сораулар көн саен туып тора. Күп очракта кая барырга, кемгә мөрәҗәгать...