Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Киләчәк пенсияне бүген кайгыртсаң яхшы

Быелның 7 ноябреннән хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә һәм пенсия җыелмаларына дәүләт ярдәмен формалаштыруда яңалыклар кертелде. Бу хакта тулырак аңлатма бирүен сорап Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек. -Әйе, яңалыклар бар һәм аларны әле пенсиягә шактый күп вакыт бар дип йөрүчеләр белеп торырга тиеш. Үзгәрешләр ирекле взнослар түләүче дәүләт...

Быелның 7 ноябреннән хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә һәм пенсия җыелмаларына дәүләт ярдәмен формалаштыруда яңалыклар кертелде. Бу хакта тулырак аңлатма бирүен сорап Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Гөлнара Садыйковага мөрәҗәгать иттек.

-Әйе, яңалыклар бар һәм аларны әле пенсиягә шактый күп вакыт бар дип йөрүчеләр белеп торырга тиеш.

Үзгәрешләр ирекле взнослар түләүче дәүләт финанславына хокукы булганнарга да кагыла. Пенсия фонды линясе буенча бернинди дә пенсия алмаучы хезмәт пенсиясенең җыелма өлешенә ирекле иминят взносы кертеп баручы иминиятчеләр бу хакта гариза язганнан көннән алып, пенсиянең җыелма өлешенә дәүләт ярдәме алуга хокуклы. 1993 елның 12 февралендә кабул ителгән хәрби хезмәт үтүчеләр, эчке эшләр органнары, дәүләтнең янгынга каршы хезмәте, наркотик һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итү, җинаять-башкару органнары һәм учреждениеләре хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләренә генә пенсия белән тәэмин итү турындагы закон нигезендә искәрмә бар.

Шунсын ассызыклыйм: яңалыклар бары тик Программага яңа гына кушылучыларга кагыла, аңа элегрәк кушылганнар өчен үзгәрешләр юк. Ә инде бу Программага 2008 елның 1 октябреннән 2013 елның 1 октябренә кадәр кушылып, Программаны активлаштыруга ирекле взнос кертмәгәннәр беренче взносны 2014 елның 26 декабренә кадәр кертергә тиеш. Шулай эшләмәгәндә, алар үзләреннән-үзләре аннан төшеп кала.

Яңа кушылучылар шуны белеп торсын: Программга 2014 елның 31 декабренә кадәр кушылучылар өстәмә иминият взносын 2015 елның 31 гыйнварына кадәр кертә ала. Әмма гыйнварда түләнгән взнослар дәүләт тарафыннан бары тик 2016 елда гына финансланачак. Менә шуңа да бер елны югалтмас һәм финанслауны 2015 елда алу өчен 2000 сумнан ким булмаган беренче взносны 2014 елның 31 декабреннән дә соңга калмый кертергә киңәш итәбез.

Пенсия җыелмаларын түләү срогы да үзгәрде. 2015 елның 1 гыйнварыннан минималь срок (5 ел) билгеләнеп, ул тәмамлануга гражданин пенсия җыелмаларының бер тапкыр түләнүен сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Исегезгә төшерәм: пенсия җыелмаларын бары тик хезмәт пенсиясе билгеләнгәч кенә алырга була.

Дәүләт финанславы Программасына кушылу өчен Пенсия фонды идарәсенә шәхси гариза белән яки эш бирүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризаны шулай ук интернет портал аша дәүләт хезмәтләренең (www.gosuslugi.ru) "Шәхси кабинет" бүлегендә теркәлеп, җибәрергә мөмкин.

Пенсия җыелмаларын варислары да мирас итә ала. Иминиятләшкән зат хезмәт пенсиясе билгеләнгәнгә кадәр вафат булса, бу түләүләрне алар (ире, хатыны, әти-әнисе, балалары) ала ала.

Дәүләт финанславы Программасы турында барлык төр мәгълүматларны (843) 279-27-27 яки 88005105555 "Кайнар линия" телефоннары аша алырга һәм шулай ук Пенсия фондының Азнакайдагы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Киләчәк пенсияне бүген кайгыртсаң яхшы