Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хикмәт штрафта түгел, сихәтлек үзебезгә кирәк

Битлек киеп йөрмәгән кешеләрнең иртәме-соңмы барыбер чиргә юлыгуын табиблар инде яздан бирле дәлилләп килә. Әмма моңа колак салмаучылар да күп әле арабызда.

Республика Президенты фәрманы белән төрле тармакларда әледән-әле тикшерүләр үткәрелеп тора. Әйтик, бүгенге көнгә 1014 төзелеш объекты тикшерелеп, санитария-гигиена таләпләрен сакламаганнарга 30 административ беркетмә төзелгән, 6 эш судка тапшырылган.

Янәдән исегезгә төшерәбез: битлексез булган физик затлар кисәтүдән алып, 1меңнән 30 мең сумга кадәр, хезмәткәрләре өчен җаваплы затлар 10 меңнән алып, 50 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин.

Әнә шундый катгый чаралар кулланмаганда, авыручылар саны тагын да күбрәк булыр иде. Җәмәгать урыннарында рейдлар белән йөреп штраф салучыларга да иң беренче чиратта менә шулай үз сәламәтлегенә төкереп караган кешеләр ризасызлык белдерә. Ә бит юкка, авыручыларның артып торуы һәм аны бик авыр үткәрүчеләрнең хәл-халәте безне уйландырырга тиеш.Сәламәтлегебез үзебезгә кирәк, аңлы булыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев