Хаксызга рәнҗетелгәннәр рухына мәдхия
Һәр елны 30 октябрь көнне 30-50нче елларда сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган, җәберләнгән райондашларыбызны искә алабыз.
Һәр елны 30 октябрь көнне 30-50нче елларда сәяси репрессиядән гөнаһсызга корбан булган, җәберләнгән райондашларыбызны искә алабыз.
–Ачы язмышка дучар ителгән, хаксызга рәнҗетелгән райондашларыбызны онытырга хакыбыз юк. Менә бүген дә аларның якыннары, шушы хәсрәтне үз башларыннан кичергән азнакайлылар белән истәлек көненә җыелдык. Бүген репрессия корбаннарын искә алуыбыз, алар хакында хәтирәләрне яңарту аларның рухларына мәдхия булып ирешсен, – диде тантананы ачып район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Репрессия газизләрен корбан иткән, шанлы еллар шаукымын үз җилкәләрендә татыган Рәис Фазлыев, Крымнан кайткан Васпие Таҗиева шул вакыйгалар ачысын яңартты. Тарихның бу кара таплары ясаган яралар хакында искәртеп чыгыш ясаган ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары Рушан Йосыпов, район ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов бүгенге ил-көннәргә иминлек теләделәр.
Репрессия корбаннары истәлегенә игълан ителгән тынлыкта әйтерсең лә йөрәкләр дә тибүдән туктап торды. Гаделсезлек аркасында бала чаклары ятимлектә үткән апа-агайларның күңел үрсәләнүен беркем дә аларның үзләре кебек кичерә алмас. Әле дә ярый соңлап булса да хөкүмәтебез тарихның бу аяусыз хаталарын таныды, сәяси корбаннарның исемнәрен аклады. Ә бит бүгенге көндә дә яңа исемнәр ачыкланып, аларның саны тагы да арта бара.
Ел да үтәлеп килгән традициягә тугры калып, районыбыз җитәкчеләре репрессия давылларын узган райондашларга сыйлы табын артында кадер-хөрмәт күрсәтте, килә алмаганнарның яннарына барылды.
1923-1953 елларда район буенча 600 дән артык гаилә гаепсезгә хөкем ителгән. Бүгенге көндә җирлегебездә аларның 100 гә якынының гына нәсел җепләре дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев