Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Каты суыклар чыгымнар өсти

​​​​​​​Белгечләр быелгы кышны салкын була дип фаразлаган иде, чыннан да шулай булып чыкты.

Ноябрь ахырында көннәр ярыйсы гына суыта башлады. Ә инде декабрь ахырында, гыйнвар башында 32-34 градуска кадәр төште. Салкыннар үзенекен итте: өйләрне ныграк җылыта башладык, коммуналь хезмәтләр дә күпкатлы фатирларда җылы булсын өчен барлык чараларны күрә.

Әлбәттә, суыкларның йогынтысы коммуналь хезмәтләр, аерым алганда, җылылыкка түләү квитанцияләрендә күренде. Күпләр түләүләр артуның түбән температура белән бәйле булуын аңласа да, әйтергә кирәк, социаль челтәрләрдә моңа дәгъва белдерүчеләр дә табылды.

Мәсьәләгә ачыклык кертү һәм халыкка дөрес аңлатма бирү максатында “Маяк” газетасы редакциясендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов, төбәк торак инспекциясе вәкиле Руфан Галиев, иҗтимагый совет һәм ветераннар советы рәисләре Лилия Әхмәдишина, Миргасим Кәримов, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү департаменты белгечләре, шәһәрнең һәм Актүбә бистәсенең барлык идарә итү компанияләре, АПТС, ТОС лар җитәкчеләре катнашында “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе узды. Анда катнашучылар иҗтимагый оешмалар вәкилләренең һәм газета укучыларның күпсанлы сорауларына җаваплар бирде. Әлбәттә төп аңлатма инде югарыда әйтелгәнчә: түләү квитанцияләрендәге артулар бары тик салкыннар чорында йортларны җылытуга чыгымнарның артуы белән бәйле.

2019 һәм 2020 елларның җылылыкка түләү исәп-хисабына чагыштырмача анализ күрсәткәнчә, 21 ноябрьдән 20 декабрьгә кадәрге чорда тыш температурасының уртача күрсәткече 2019 елда минус 6,5 булса, быел минус 10,7 градусны тәшкил итә. Һава температурасы быел декабрьдә тагын да түбәнрәк булды. Шуңа бәйле рәвештә, җылылык челтәрендә дә температураны күтәрү соралды. Һәркемгә аңлашыла ки, бу өстәмә ресурслардан файдаланырга мәҗбүр итте, шактый чыгымнарга китерде. Гыйнвар аеның да суыкларын тоябыз. Әле хәзер дә төннәрен температура 25-30 градус тора.

Ә инде тарифларга килсәк, алар артмады, әлегә шул ук кала. Һәр елдагыча, аларның артуы 1 июльдән генә көтелә. Инде тарифлар турында әйткәндә шунсын да ассызыкларга кирәк, күрше-тирә районнар белән чагыштырганда Азнакайда алар иң түбәне. Бу хакта тагын да тәгаенләп “Маяк” газетасы битләрендә бәян итәрбез.

Сорауларның күбесе шәхси характерда иде, ягъни, һәркемне иң беренче чиратта үз йортына, фатирына кагылышлы җаваплар кызыксындыра. Ә аларга 7-35-65, 7-21-11 телефоннары аша департаментка яисә 7-00-37 номеры белән шәһәр башкарма комитетына шалтыратып алырга була. Сезне тыңларга һәм тулы җаваплар бирергә әзерләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев