Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Инвалид-балаларга социаль яклау чаралары

​​​​​​​Бу тормышта бар да без теләгәнчә генә бармый. Кайберәүләргә язмыш катлаулы сынаулар сала. Бүгенге кыйммәтчелек чорында инвалид бала тәрбияләүче әти-әниләргә яшәве аеруча авыр.

Мондый гаиләләрдә, нигездә, әни кеше эштән китәргә һәм гомерен баласын тәрбияләргә багышларга мәҗбүр. Ярый янәшәсендә терәк булырдай ире, якыннары булса. Ә дәүләт тарафыннан аларга нинди социаль ярдәм чаралары каралган соң? Без бу хакта кызыксынып, Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе җитәкчесе Ландыш Әхмәтовага мөрәҗәгать иттек.

– Ландыш Альфредовна, сүзне торак-коммуналь хезмәтләргә түләүләрдән башлыйк әле. Инвалид-бала тәрбияләүче гаиләләргә бу өлкәдә нинди ташламалар каралган?

– Федераль закон нигезендә инвалид баласы булган гаиләләргә торак биналарга һәм коммуналь хезмәтләргә түләүдә социаль яклау органнары тарафыннан 50 процент ташлама каралган. Бу наем һәм күп фатирлы торак йорт белән идарә итү, йортның уртак милкен төзекләндерү, агымдагы ремонт, салкын, кайнар сулар, канализация, электр уты, җылылык, ә үзәк җылыту системасы булмаган авыл өйләрендә билгеләнгән норматив буенча җылылык өчен тотылган чыгымнарга кагыла.

– Инвалид-балаларга һәм инвалид баласы булган гражданнарга капиталь ремонт өчен түләдә ташламалар ясаламы?

– Күп фатирлы торак йортның гомуми милкен капиталь ремонтлауга кертелгән взносның 50 процентыннан артык булмаган күләмдә субсидия-ташлама бирелә. Ул гариза нигезендә инвалидның яшәү урыны буенча Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсе тарафыннан билгеләнә.

– Даими карауга мохтаҗ инвалид-бала тәрбияләгән өчен күпме акча түләнә?

– 18 яше тулганчы, даими карауга мохтаҗ инвалид-бала тәрбияләгән өчен ай саен 8298 сум белән гаиләнең уртача җан башына кереме арасындагы аерма күләмендә акча түләнә. Әлеге акчаны алу өчен Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә түбәндәге документлар тапшырырга кирәк: гариза, медик-социаль экспертиза бюросыннан инвалид баланың даими карауга мохтаҗлыгын раслаучы белешмә яки инвалид баланың үз-үзен карау мөмкинлекләре өченче дәрәҗәдә чикләнгәнлеге турында билгесе булган шәхси тернәкләндерү программасы күчерелмәсе, соңгы өч айда һәр гаилә әгъзасының керемен раслаучы документ.

– Инвалид-балага яки аның законлы вәкиленә транспорт чарасын страховкалауда ташлама бармы?

– “Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын мәҗбүри страховкалау турында” Федераль законның 17 нче маддәсе нигезендә медицина күрсәткечләре буенча транспорт чарасы булган инвалид-балага яки аның законлы вәкиленә транспорт чарасын страховкалаган өчен түләнгән страховой премиянең 50 проценты күләмендә компенсация ясала. Моның өчен Республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә түбәндәге документлар тапшырырга кирәк: инвалид бала яки аның законлы варисы исеменә язылган транспорт чарасының паспорты күчерелмәсе; страховой полис күчерелмәсе; страховой премия түләү турында квитанция күчерелмәсе; медик-социаль экспертиза учреждениесе тарафыннан инвалид баланы транспорт чарасы белән тәэмин итүгә медицина күрсәткечләре барлыгын раслаучы документ.

Фото "Маяк" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев