Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җиңүнең 75 еллыгына ветераннарга 75 һәм 50 шәр мең сум акча бирелә

​​​​​​​Татарстан буенча Пенсия бүлеге идарәсеннән, хәбәр итүләренчә, бу акча белән беррәттән, Җиңүгә ел саен бирелә торган акча да түләнәчәк.

Быел Бөек Ватан сугышы ветераннарына Җиңүнең 75 еллыгына 75 шәр һәм 50 шәр мең сум акча биреләчәк. Бу хакта журналистларга РФ Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин хәбәр итте.

Ул Россия Президенты Владимир Путинның бу хакта Санкт-Петербургта ветераннар белән очрашуда әйткәнен искәртте. 

Эдуард Вафин әйтүенчә, Татарстанда бу акча 33 мең 209 кешегә биреләчәк. Аларның  8801енә – 75, 24 мең 408енә 50 мең сум акча каралган.

– Указ нигезендә 75 мең сум акча сугыш инвалидлары, сугышта катнашкан кешеләр, Блокадалы Ленинград халкы, концлагерьларның балигъ булмаган тоткыннарына биреләчәк. 50 шәр мең сум исә тыл хезмәтчәннәре, концлагерьларның балигъ тоткыннарына каралган. Ел саен Бөек Җиңүгә бирелә торган 10 мең сум акча түләнәчәк, — диде Эдуард Вафин.

Узган ел республикада 14 млн 770 мең сум акча түләнгән булса, быел бу сумма 1,9 млрд сумга җитәчәк.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев