Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иминият пенсиясен билгеләү буенча кайнар линия уздырыла

Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар өчен, яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле, иминият пенсиясен билгеләүгә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

31 июльдә Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды булекчәсе иминият пенсиясен билгеләүгә кагылышлы сораулар буенча кайнар линия ача.

Бу көнне бөтен Татарстан Республикасы буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр түләүсез кайнар линия телефоны 8-800-100-26-27 эшләячәк. Пенсия фонды булекчәсе белгечләре 2019 елда 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар өчен, яна кагыйдәләр буенча яше җитү сәбәпле, иминият пенсиясен билгеләүгә кагылышлы сорауларга жавап бирәчәкләр.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, Россия Пенсия фондының ТР буенча булекчәсенең контакт-үзәге 279-27-27 номеры буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән кала, дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 9.00-18.00, җомга көнне 9.00-16.45 сәгатькә кадәр эшли. Төшке ял - 12.00 дән 12.45 сәгатькә кадәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев