Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Гашыйклар көне турында азнакайлылар нинди фикердә?

Әйе, бөек Такташыбыз белән килешми һич мөмкин түгел: һәрбер йөрәк аны яңарта. Мәхәббәтсез яшәп булмый дөньяда, ул – җаннарны берләштереп, гаиләләргә нигез салган, аһәңне сабыйлар авазына күмдергән иң изге хис-тойгы да бит. Кем генә аның утында янмаган да, яратуын белдермәгән? Әллә бар микән андыйлар? Бүген без бу сорауны урамда тыз-быз үз мәшәкатьләре белән чабышкан шәһәрдәшләребезгә биреп карадык.

Синара Галимова, 55 яшь:

–Чын ярату бар ул, дип һич икеләнми әйтәм. Беренче күрүдә үк тынычлыгымны алган Рәисем белән менә инде 30 ел гомер итәбез. Яшәлмәгән дә кебек. Еллар безнең икеарадагы мәхәббәтне тагын да ныгыта гына. Олыгайган саен бер-беребезнең кадерен ныграк тоябыз. Әле менә туган көненә дә, изге Вәли көне белән дә дип сюрприз ясамакчы булып йөрим үзенә.

Илдар Нигъмәтуллин, 23 яшь:

–Ошатып йөргән кешем бар, тик аңа бу хакта сиздерәсем килми әлегә. Белмим, чын ярату бар микән ул, күңелдә дөрләп кабынган хис кичергәнем юк, бәлки ул алда көтәдер?..

Регина Юлдашева, 30 яшь:

–Ел да Гашыйклар көнен нәүмизләнеп көтеп алам. Матур бәйрәм. Бу көнне ирем миңа конфетлардан торган букет бүләк итә. Ә мин бәйрәм табыны әзерлим.

Гөлназ Хәкимова, 15 яшь:

–Кечкенәрәк сыйныфларда бер-берләребезгә валентинкалар биргәләшә идек, кемнеке күбрәк җыелганын барлып, үзенә күрә ярышып та ала идек әле. Югарырак сыйныфларга күчә барган саен моңа игътибар кими, инде валентинкалар бирешмибез, әмма мәктәптә бу уңайдан үткән чараларда катнашып, бик рәхәт ял итәбез, күңел ачабыз.

 

Фотолар "Маяк" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев