Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дусмы, әллә дошманмы: Азнакайга хуҗасыз этләр хуҗа булган

Редакциягә көн саен диярлек урамда өер-өер булып йөргән хуҗасыз этләрдән зарланып шалтыраталар.

– ПАТП ягында йөрүче этләрдән куркып, кичке якта урамга да чыкмый башладык. Тыныч вакытта шулай этләрдән шүрләп ят инде, – дип шалтыратты даими хәбәрчебез Әлфия Галимова да. Каршыңда көтүе белән эт пәйда булса, икенче юлы чыкмассың да шул! “Эт этлеген итми калмый”, – дип юкка әйтмиләр. Аның каян килеп чыгып, кайчан сиңа ташланасын сизми дә каласың. Әле бәйдә ләң-ләң өргәне дә ычкынып, ботарлап атар сыман. Азмы җан өзгеч мисаллар? Әнә, бер танышымны урамда этләр чак өзгәләмәгән. – Гаражлар арасыннан килеп чыккан этләрне күрү белән күңелгә шом кергән иде. Әмма беркая кереп тә кача алмыйсың, торам шулай, нишләтерләр икән болар мине дип. Шулчак берсе, ырлап, чалбар балагыма килеп ябышты, кычкырып, пакетлар белән селтәнеп тә карыйм, барыбер җибәрми. Ярый машинада узып барган җиреннән туктап, бер егет таяк белән куркытып җибәрде. Куркыныч төш кебек кенә искә алам бүген, – ди ул. – Ә шунда минем урында бала-чага булса?!

Моннан ике ел элек шәһәрдә сукбай хәлендә калган этләрне аулау өчен “Өмет” приюты булдырылгач, җиңел сулап куйган идек. Әмма узган ел ул үз эшчәнлеген туктаткан. Бүген шәһәрдә әлеге мәсьәлә белән яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие шөгыльләнә. Биредә хайваннарны чын күңелдән яраткан ике кеше эшли.

– Шалтыратулар күп, идарә компанияләре дә еш мөрәҗәгать итә. Мөмкинлектән чыгып, ауларга тырышабыз. Без этләрне атмыйбыз, чөнки бу гамәл закон буенча тыела. Һәр теләгән кеше үзенең хайванын безнең приютка бирә ала. Этләрне алып китәргә дә мөмкин, – ди “МППБиО” директоры урынбасары Валерий Тимиряев. Хуҗасыз этләрне аулау мәсьәләсе буенча әлеге предприятиенең диспетчер хезмәтенә 7-74-23 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әмма күпме генә зарлансак та, хуҗасыз эт-мәчеләр булмый. Аларны шундый көнгә төшерүче – без үзебез! Көчек чагында балаларга дип алынган этләр вакытлар узу, еллар үтү белән кирәксезгә әверелә. Этне урамга чыгарып җибәрү – аннан котылуның иң җиңел ысулы. Әйе, иң җиңеле, әмма иң явызы. Урам этләренең күпчелеге – әнә шундыйлар. Сукбай көнендә калган ач этләр, чарасызлыктан, теләсә-каян азык эзләп, кешеләргә ташлана да. Шуңа урам этләрен “тәрбияләгәнче”, алардан зарланганчы, тәртипне үзебездән башласак, яхшырак булыр иде...

Эт тешләмәсен өчен нишләргә?

Район эчке эшләр бүлегенең полиция-кинологы Алмаз Мөхлисовтан киңәшләр

* Эт дустанә мөнәсәбәттә булса да, аны котыртырга, үртәргә ярамый

* Этнең күзләренә туры карамаска тырышыгыз, аннан куркуыгызны сиздермәгез

* Кычкырмагыз һәм паникага бирелмәгез, эттән качам дип, йөгермәгез. Бу адым аны, киресенчә, ярсытачак кына. Эт кырыннан киткәндә, артыгыз белән бармагыз, хәлне күз уңында тотарга тырышыгыз

* Этнең иң авырткан урыннары – борыны һәм бугазы. Өстегезгә ташланган этнең борынына, күзләренә һәм муенына сугарга тырышыгыз

* Эт аяктан еккан очракта, муеныгызны капларга тырышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев