Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чигешләрендә – күңел көзгесе - ФОТО

Чигү, бәйләү, туку кебек әбиләребездән калган шөгыльләр бүген дә үз асылын җуймаган. Энә-җептән әллә нинди сәнгать әсәрләре тудыручылар белән төрле күргәзмәләрдә еш очрашырга туры килә. Әнә шундый кулыннан гөл тамыза торган уңган затларның берсе – Галия Галиева.

Әнисеннән – бәйләргә, әбисеннән тегәргә өйрәнеп үсә ул. Әмма чын осталык Германиядә килә. Азнакай кызының гомере ире Вагыйз белән төрле шәһәрләрдә һәм илләрдә хәрби гарнизоннарда уза. Галия мәктәпне тәмамлаганнан соң кавышалар алар. Сөйгәнен ике ел армиядән көтеп ала кыз. Вагыйзы Ленинградта прапорщиклар әзерләү мәктәбен тәмамлагач башлана дөнья буйлап сәяхәтләре.

– Германиядә бөтен хатын-кызлар бәйли иде. Эш юк, вакыт күп, мин дә аларга кушылдым, – дип искә ала Галия ханым.

2002 елда гаилә балалары белән бергә туган шәһәрләренә – Азнакайга кайтып төпләнәләр.Галия Галиева социаль яклау бүлегендә эшләп ала, әмма сәламәтлеге какшау сәбәпле, эштән туктарга мәҗбүр була. Йөрәгенә һәм умыртка баганасына катлаулы операцияләр кичерә. Инвалид мин дип, төшенкелеккә бирелмәгән, картиналар, келәмнәр чигеп, тәненә дә, җанына да дәва ала.

– Чирләп, урын өстендә ятканда да бәйләми түзә алмыйм, – ди.

Эшләренең күбесе бүләк булып китә. Элек бергә чит якларда хезмәт иткән дуслары белән дә аралашып яшиләр. Алар да Галиянең кул һәм йөрәк җылысы салынган чигеш-бәйләмнәрен бик сөенеп кабул итәләр. Фатирында стеналар күргәзмә залларын хәтерләтә. Шунысына игътибар иттем: Галия ханым чәчәкләр һәм күңеленең чагылышы булган якты төсләрне ярата.

– Үзем рәсем ясый белмим, балалардан, оныклардан ясатам, ә төсләрен Интернетка карап бизим, – ди ул.

Әбиләренең иҗат эшләрен оныклары мәктәп, хәтта район күләмендәге бәйгеләргә алып чыгалар, призлы урыннар яулыйлар.

Галия Галиева килене Зөлфия эшли торган 2 нче урта мәктәптә крючок белән бәйләү һәм келәм туку түгәрәге алып бара. Анда укучылар да, укытучылар да бик яратып йөриләр икән.

Әнә шулай башкаларны да рухландырып, тәҗрибәсе белән уртаклашып, матурлык тудырып яши Галия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев