25 июньдә Бердәм Россия” партиясенең Азнакай бүлеге башкарма комитеты иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелә.
Әлеге чара кысаларында бу көнне сорауларга
8.30 – 9.30 сәгатьләрдә – Пенсия фонды идарәсенең клиентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе урынбасары Розалия Мөбарәкшина;
10.00 – 11.00 сәгатьләрдә – суд приставлары хезмәте вәкиле;
11.00 – 12.00 сәгатьләрдә – Азнакай нотариаль округы нотариусы Светлана Акулова;
13.00 – 14.00 сәгатьләрдә – “ТР БТИ” җәмгыятенең Әлмәт филиалы директор урынбасары Лариса Торгашова;
14.00 – 15.30 сәгатьләрдә – ТР адвокатлар коллегиясенең район филиалы адвокатлары җавап бирәчәк.
Халык игътибарына!
Санитар-эпидемиологик хәлне күздә тотып, үзегез белән шәхси саклык чаралары алып килү сорала.
Элемтәгә керү өчен телефон: 7-01-92.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев