Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бибинур Мөхәммәтгалиева: “ Гомерләр тиз үтә икән, кадерен белеп яшик”

Тыл ветеранын 90 яше белән котларга җыелган җитәкчеләр, якыннары, кода-кодагыйлары аны изге теләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә күмде.

Башкортостан якларында туып үскән кыз авыр сугыш елларында борчагын да чаба, чөгендер утый, ашлык ташый... Ике абыйсы сугыш кырында мәңгелеккә ятып кала. Исән-имин әйләнеп кайтса да, фронт яралары әтисен дә бик иртә бакыйлыкка алып китә. Ятим калып, язмыш йөрткән юл белән Азнакай якларына килеп чыга. Абыйсының дусты Зөфәрнең йөрәгендә бер күрүдә үк урын ала тыйнак, сөйкемле Бибинур. 1951 елда өйләнешеп, алар Урсай авылында нигез кора. Бу бәхетле гаиләдә 4 сабый дөньяга аваз сала. Башта мәктәптә эшли Бибинур Мөхәммәтгалиева. Интернатта яшәгән балалар аның үтемле сүзләрен, йөрәк җылысын әле дә онытмый. Аннары ул колхозда озак кына эшләп лаеклы ялга чыга. Тырыш хезмәте күп тапкырлар Мактау грамоталары, медальләр белән бәяләнә.

Бибинур апа авылның ак әбисе булып, мәетләрне соңга юлга озату кебек изге йолалар башкарып, авылдашларның олы хөрмәтен казанып яши. Тыл ветеранын 90 яше белән котларга җыелган җитәкчеләр, якыннары, кода-кодагыйлары аны изге теләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә күмде.

–Туксанга җитүләр бик тиз икән ул балалар, тормышның кадерен белеп, һәр көн өчен куанып, аны рәхәт итеп үткәрегез, – дип рәхмәтләрен укыды ул аларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев