Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда сугышчы-интернационалистларны искә алдылар

Бүген совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулды. Бу көн безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу, аларны хөрмәтләү көне. Һәр елдагыча, азнакайлылар әфган сугышында һәм башка локаль конфликтларда һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл янына митингка җыелды.

Районыбыздан алты бөркет: Сәхбиев Мәдәррис Әнәс улы, Гыйльфанов Фәнис Әзһәм улы, Кандауров Николай Петрович, Иванов Евгений Николаевич, Латыйпов Фаяз Мәзһәр улы, Бәдретдинов Наил Рәшит улы - Әфганстанда, дүртәү: Кәримов Айрат Альберт улы, Зәйнетдинов Айгиз Мирзашәех улы, Хафизов Дамир Рәфис улы, Сөләйманов Руслан Рөстәм улы – Чечен Республикасында һәлак булдылар. Без аларның якты истәлеген күңелләрдә саклыйбыз, алар белән горурланабыз.

Әфган сугышын кичкән ир-егетләребез бүген дә сафта, районыбызның төрле тармакларында хезмәт куеп, аның үсешенә үз өлешләрен кертәләр, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә актив катнашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев