Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда  – “Бердәм Россия” көне

Бүген районыбызда “Бердәм Россия” көне” үткәрелә.

Аның кысаларында уздырылган чараларда “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, вәкилләре катнаша.

“Сәламәт киләчәк” федераль партия проекты иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Аның кысаларында республикада, шул исәптән районыбызда да халыкның сәламәтлеген ныгытуда, хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуда яңа технологияләр кертү, медицина учреждениеләренең матди-техник базасын заманча яңартуда шактый эшләр башкарыла. Бу минутларда район үзәк сырхауханәсендә ТР Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев җитәкчелегендә республика клиник сырхауханәсенең тар белгеч табиблары диспансер учетында торган, хроник һәм җитди авырулы, үзәк сырхауханә табибларының даими күзәтүе астында булган, җитди диагнозлы пациентларны кабул итү үткәрәләр.

Бер үк вакытта балалар поликлиникасында да республика балалар клиник сырхауханәсе белгечләре шундый кабул итүләр алып бара. 

Бүген шулай ук шул тирә авылларда яшәүче халык Тымытыкта маммографик, Әсәйдә флюорографик тикшерүләр үтә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев