Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Беренче августтан нинди законнарда үзгәрешләр була?

1 августтан Россиядә цифрлы рубль кертелә, пенсияләр арта.

Бу һәм башка үзгәрешләр турында "Татар-информ" хәбәр итә.

Басма белешмәсе буенча, җәйнең соңгы аенда илдә цифрлы рубль турында закон эшли башлый. Валютаның бу төрен түләүләр һәм күчерүләр өчен уйлап тапканнар, шуңа күрә кэшбек һәм процентлар булмый.

«Киң әйләнешкә ул шунда ук чыкмый – башта илкүләм валютаның өченче формасын банклар һәм компанияләр тестлый», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук август башыннан иномаркаларга бәяләр арта. Моның сәбәбе – җиңел машиналарга, коммерцияле һәм йөк машиналарына, автобусларга утильләштерү җыемы арту белән бәйле. Үзгәрешләр яңа һәм тотылган машиналарны чит илдән кайтаручы юридик затларга кагыла.

«Двигатель күләме 3 литрга кадәр булган машиналарны шәхси куллану өчен алып кайтучы физик затларга әлеге үзгәрешләр кагылмый», – диелә хәбәрдә.

Пенсияләр дә арта. 1 августта эшли торган пенсионерларның түләүләрен кабат саныйлар. Узган айда 80 яшен тутырган һәм эштән киткән кешеләргә пенсия арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев