Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бер сорау да игътибарсыз калмас

Татарстан районнарында “Бердәм Россия”нең мобиль кабул итү пунктлары эшли башлады.

Проект кысаларында республика районнарында 6 сентябьргә кадәр 650 кабул итү үткәрү күздә тотыла. Узган атнада азнакайлылар шәһәрдәге кабул итү пунктына мөрәҗәгать итеп, ТР Дәүләт Советының яңа составында эшләячәк депутатларга үзләренең гозер-тәкъдимнәрен җиткерә алды. Чираттагы мобиль кабул итү 10 августта Уразай, Туйкә, Мачаклыбаш авылларында булачак. Алдан язылу мәҗбүри түгел. 2014 елгы сайлау алды кампаниясендә партиягә халыктан 2500 гозер кергән булган. Аларның күпчелеге нигезендә яңа законнар кабул ителгән, халык күтәргән проблемаларны хәл итү буенча хакимияткә тәкъдимнәр җиткерелгән.

Республикадагы башка партияләр дә халык белән элемтәнең төрле ысулларын куллана. Әйтик, КПРФның республика бүлегендә журналистларга электән килгән шундый алымнарның берсен – сайлаучылар белән әңгәмәләрне еш оештырулары хакында әйттеләр. Шул ук вакытта яңаларыннан – социаль челтәрләр, интернет мәйданнарыннан да файдаланалар. Вакытлар белән сыналган агитациягә ЛДПР да басым ясый: листовкалар, брошюралар тараталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев