Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөек Ватан сугышы ветераны Шамил Усмановка – 96 яшь

...Яхшыбай авылы егете Суслонгерда 39 нчы уку полкында була.

1943 елның сентябрендә фронтка китә. Башта Ленинград блокадасын азат итүдә каташа, Псковны азат иткәндә яраланып, госпитальгә эләгә. Соңыннан Эстония, Литва, Латвия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. 1944 елның 9 августында тагы яралана. Күкрәгенә икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Ленинградны саклаган өчен” медале тагып туган авылына кайта. "Нур" колхозында төрле эшләрдә, механизатор булып, 1950 елны үзләренең колхозын Мәсгут авылы белән кушкач, нефть чыгару өлкәсенә китеп, 30 ел дәвамында үз һөнәрен яратып, бораулау конторасында эшли.

1947 елның 10 ноябрендә Тәзкия исемле Яхшыбай авылы кызы белән тормыш корып, барлык туганнарга, дусларга үрнәк булып, бер-берсен хөрмәт итеп, 67 ел бергә яшәп, 2 малай, 2 кыз үстерәләр. Тәзкия апа озак авырудан соң вафат була. Шамил абый, балалары белән берлектә, җәмәгатен соңгы сулышына кадәр үзе тәрбияли. Бүген ул балалары, онык-оныкчыкларының кадерлесе булып гомер итә.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин Шамил аганы туган көне белән өенә барып котлады, барлык азнакайлылар исеменнән изге теләкләрен ирештерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев