Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балачак бәйрәмендә Азнакайда фонтан ачтылар

Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында балачак бәйрәме узды. Халык трибуналарга агылды, балалар аттракционнарда күңел ачты. Сәхнәдә яшь артистлар: җыр, бию коллективлары чыгыш ясады, төрле уен коралларында уйнады. Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәләмләде. - Азнакайда балалар өчен күп эшләр башкарыла: мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә, яңалары салына, өстәмә төркемнәр...

Азнакайның Р.Ишкәев исемендәге ял паркында балачак бәйрәме узды. Халык трибуналарга агылды, балалар аттракционнарда күңел ачты. Сәхнәдә яшь артистлар: җыр, бию коллективлары чыгыш ясады, төрле уен коралларында уйнады.

Кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов сәләмләде.

- Азнакайда балалар өчен күп эшләр башкарыла: мәктәпләр, балалар бакчалары төзекләндерелә, яңалары салына, өстәмә төркемнәр ачыла. Парклар, фонтаннар, спорт мәйданчыклары - барысы да балалар өчен. Һәм бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, - дип белдерде ул.

Балаларны яклау көне - балачак бәйрәме генә түгел, ул җәмгыятьнең һәр бала тормышы өчен җаваплылыгы турында искә төшерү дә. Шул уңайдан бу көнне ике акция: "Наркомания профилактикасы көне" һәм "Тәмәкесез тормыш" старт алды.

- Без бүген районыбызда матур гадәткә әверелгән "Тәмәкесез татлы тормыш" акциясен уздырабыз: үткән кешегә тәмәкесен кәнфиткә алыштырырга тәгъдим итәбез, - ди сигезенче сыйныф укучысы, район балалар Думасы депутаты Айгөл Нигъмәтуллина.

- Әлеге акциянең максаты - сәламәт тормышны алга сөрү. Тәмәке тартучылар саны кимегән саен, шәһәребезнең һавасы да чистарак була. Гомумән, сәламәт кеше чибәррәк һәм сөйкемлерәк, - дип өстәде Дума спикеры, чаңгычы һәм велоспортсмен Азамат Хөсәенов.

"SаMоSтоятельные дети" халык янына символик агач күтәреп чыкты һәм тәмәке тартмаучыларга ботакларга зәңгәрсу тасма - сайлау иреге һәм чиста һава символы бәйләргә тәгъдим итте.

- "Тәмәкесез Россия" акциясе барышында без шулай ук тартучы кешеләргә тәмәкедән баш тарту турында бер көнлек контракт төзергә тәкъдим иттек. Контрактка кул куйгач, алар да зәңгәрсу тасманы бәйләде, - дип аңлатты балалар иҗат үзәгенең структур бүлекчәсе җитәкчесе Рүзилә Габдрахманова.

Бәйрәм спортшоу белән дәвам итте - бер яше тулмаган сабыйлар төрле киртәләрне узып, тизлеккә үрмәләде. Тамашачылар белән уеннар, асфальтта рәсемнәр бәйгесе узды. "Лидер" балалар спорт мәктәбе баскетбол һәм җиңел атлетика буенча ярышлар уздырды.

Балачак бәйрәме фонтан ачу тантанасы һәм яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

Мәнәвез авылы Мәдәният йорты да сабыйлар өчен бәйрәм үткәрде. Клуб хезмәткәрләре интеллектуаль һәм спорт уеннары уздырды, бәйрәм өстәле әзерләде.

Айгөл Шәрипова

ФОТО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балачак бәйрәмендә Азнакайда фонтан ачтылар