Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне узы

Азнакай шәһәренең 2 нче "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне узы. Балалар бәйрәмдә бик теләп катнашты. Җырладылар, милли биюләр башкардылар, тел турында мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр. Олимпия символы булган куянкай балаларны кызыклы уеннар уйнатты, бигрәк тә "Түбәтәй" татар халык уены күңелләренә хуш килде. Чара ахырында халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел"...

Азнакай шәһәренең 2 нче "Теремкәй" балалар бакчасында Халыкара туган тел көне узы.

Балалар бәйрәмдә бик теләп катнашты. Җырладылар, милли биюләр башкардылар, тел турында мәкальләр, шигырьләр сөйләделәр. Олимпия символы булган куянкай балаларны кызыклы уеннар уйнатты, бигрәк тә "Түбәтәй" татар халык уены күңелләренә хуш килде. Чара ахырында халкыбызның гимнына әверелгән "Туган тел" җырын балалар әниләре белән берлектә башкардылар.

"Теремкәй" балалар бакчасы буйлап сәяхәт кылганда, биредәге татар мөхитенең, милли рухның хөкем сөрүенә сокласың. Төркемнәрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган почмаклар урын алган.

- Билгеле булганча, Татарстанда "Киләчәк" мәгарифне үстерү стратегиясе нигезендә балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик комплекты 2012 елдан бирле тормышка ашырыла. Әлеге программаның максаты - мәктәпкәчә яшьтәге балаларны ике дәүләт телендә дә иркен сөйләшергә өйрәтү. Бакчабызда 6 төркем эшли, шуның берсе - татар. Безнең бакчада балалар үзара татарча сөйләшә. Гомумән, Азнакайда татарча аңламаган кеше юктыр, дип уйлыйм, - диде әлеге бәйрәмне оештырган татар теле укыту буенча тәрбияче Алсу Газизова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның