Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның балаларны сәламәтләндерү лагерьлары җәйге сезонны ачты

2 июньдә "Каенкай" лагерында 60 урынга исәпләнгән янкорма ачу тантанасы булды. Ул - азнакайлыларга "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте бүләге. - Лагерь балаларны 1 июньдә кабул итеп алды. Биредә ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен уңайлы барлык шартлар тудырылган. Янкорма исә тагын да заманчарак итеп, бүгенге көн таләпләренә туры китереп эшләнгән....

2 июньдә "Каенкай" лагерында 60 урынга исәпләнгән янкорма ачу тантанасы булды. Ул - азнакайлыларга "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте бүләге.


- Лагерь балаларны 1 июньдә кабул итеп алды. Биредә ял итү һәм сәламәтлекне ныгыту өчен уңайлы барлык шартлар тудырылган. Янкорма исә тагын да заманчарак итеп, бүгенге көн таләпләренә туры китереп эшләнгән. Нефтьчеләргә зур рәхмәтлебез.

Ә «Азнакайнефть»ка килгәндә, идарә җитәкчелеге лагеребызны иң төзек, иң күелле итү өчен бар көчен куя, - ди лагерь директоры Павел Соколов.


«Азнакайнефть» идарәсе начальнигының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Вәлиев белдерүенчә, җәй буена биредә 4 смена эшләячәк, һәр сменада 210 бала ял итәчәк. "Азнакайнефть" идарәсе карамагында "Каенкай"дан тыш "Бөркеткәй" лагеры да бар. Ул 80 балага исәпләнгән. Анда шулай ук 1 июньнән балалар ял итә башлады.

Резеда ШӘРИПОВА

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның балаларны сәламәтләндерү лагерьлары җәйге сезонны ачты